Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның, психоневрологик интернатларның һәм балалар интернат-йортларының китапханә фондын тулыландыру өчен китаплар җыю акциясендә актив катнаштылар. Акция Татарстанда Халыкара өлкәннәр һәм Халыкара инвалидлар көнен үткәрүгә багышланган, 15 нче сентябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәр бара.
Барлыгы 160 китап җыелган. Бүген китаплар, әлеге чараны оештыручы, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына тапшырылды.