Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 93 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 14 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4329 кеше килгән, 4192 пассажир киткән.

                                                                                                     

3 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +4 - +9 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International