Горький тимер юлының Казан төбәгендә 9 ай эчендә 4 млн тоннадан артык йөк ташылган

2017 елның 17 октябре, сишәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәгендә гыйнвар-сентябрь айларында 4 млн 52 мең тонна йөк ташылган. Бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 20,4% артыграк.

9 айның эш нәтиҗәләре буенча йөк төялешенең артуы түбәндәге йөк төрләрендә күзәтелә:  цемент – 2,09 млн тонна (+48,2%), төзелеш йөге - 120 мең тонна (+46%), кара металл - 360 мең тонна (+11,6%), нефть һәм нефть продуктлары - 900 мең тонна (+3,2%).

Йөк ташу күләменең артуы төбәктә сәнәгать җитештерүенең үсүенә булышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International