Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 26, 27, 30, 31 октябрьдә һәм 9, 10, 11, 21, 22, 23 ноябрьдә 6362 нче номерлы Албаба-Казан шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк. Электричка Албаба станциясеннән 06.48 китә, Казан станциясенә 08.41 килә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефон аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.