Безнең хезмәттәшебез - «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүче

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.  

«Икътисадның реаль секторы белән идарә итү» номинациясендә безнең хезмәттәшебез Алексей Сидоров җиңүче булды. Аңа лауреат дипломы һәм акчалата премия тапшырылды. Министрлыкта Алексей Васильевич транспорт идарәсен җитәкли һәм транспорт комплексын җайга салу мәсьәләләрен алып бара.

Алексей Сидоров очу аппаратларын һәм двигательләрен техник эксплуатацияләү белгечлеге буенча Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган. 2007 елдан бирле министрлыкта эшли.  Казанда уздырыдган барлык спорт һәм мәдәни чараларны, шулай ук 2014 елда Сочида узган XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарын транспорт белән тәэмин итүдә катнашты. Хезмәте өчен истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз Сезне, Алексей Васильевич, һәм алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International