Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 13 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 425 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 329. Көн дәвамында төбәк юлларына 344 кар чистарту техникасын чыгару планлаштырыла. Узган тәүлектә 5850 тонна ком-тоз кушылмасы, 211 тонна чиста тоз һәм 102 тонна тозлар эремәсе тотылган.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3102 кеше килгән, 3243 пассажир киткән.

6 декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, кайбер районнарда буран, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11 метр. Температура: -1 - -6 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International