Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Инвалидлар декадасы кысаларында хәйрия акцияләре оештырдылар

2017 елның 6 декабре, чәршәмбе

Татарстанда 1-10 декабрьдә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар уздырыла. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы хәйрия акциясендә актив катнаша.

Министрлык белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мәгълүмати-консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтәләр.

Хезмәткәрләр "Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү" порталында (Баш бит/Хезмәтләр/Хәйриячелек) сылтамасы аша кереп хәйрия фондларына акча күчерделәр.

Министрлыкта игълан ителгән "Сезнең өчен бу иске китап, ә кемгәдер -  яңа тарих" акция кысаларында китаплар җыелды. Һәм бүген яхшы традиция буенча министрлык хезмәткәрләре “Вера” инвалидлар оешмасында булдылар. Җыелган китаплардан тыш инвалидлар оешмасына канцелярия товарлары,  шулай ук министрлык ашханәсе кондитерлары әзерләгән чәк-чәк һәм өчпочмаклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International