"Көнчыгыш" автовокзалы Казан-Теләче-Казан маршруты буенча рейслар ача

2017 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

"Көнчыгыш" автовокзалы 15 нче декабрьдән Казан-Теләче-Казан маршруты буенча тест режимында рейслар ача.

"Көнчыгыш"тан автобуслар җомга, шимбә һәм якшәмбе көнгә 2 тапкыр - 06.30 һәм 14.30 сәгатьтә китә. Теләчедән 07.50 һәм 15.50 сәгатьтә кузгала. Юлдагы вакыт 1 сәгать 15 минут тәшкил итә.

Маршрут әлегә тест режимында ачыла. Пассажирлар агымын анализлаганнан соң  пассажирларның  теләкләрен исәпкә алып төзәтмәләр кертеләчәк. Теләкләрне автовокзалның белешмә хезмәте телефоннарына 259-30-37 һәм 233-41-17 шалтыратып җиткерергә була.

"Көнчыгыш" маршрутлар челтәрен үстерүне дәвам итә. Хәзер автовокзалдан Чаллы, Түбән Кама, Уфа һ. б. популяр юнәлешләр буенча китәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, "Көнчыгыш" автовокзалы “Казан” агросәнәгать паркыннан ерак түгел Аграр урамы буенча 8 нче йортта урнашкан. Аңа кадәр 5, 33, 34, 63, 71 һәм 197 нче номерлы шәһәр автобусларында барып җитәргә була. Биредә барлык шартлар да тудырылган, үз рейсынны уңайлы шартларда көтү өчен көтү залы, бәдрәф, ана һәм бала бүлмәсе, буфет булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International