Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 304 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 172.

Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 13 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2606 кеше килгән, 2606 пассажир киткән.

11 декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, төнлә аязучан, төнлә урыны белән кар, иртән һәм көндез күпчелек районнарда кар, юеш кар, урыны белән буран, томан, бозлавык, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән 13 метра кадәр. Температура: -1 - -6 градус, көнчыгышта -10 градускка кадәр. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International