Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенә - 65

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

Узган җомгада Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиесе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына котлау телеграммасын ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин исеменнән транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров укыды. Телеграммада әйтелгәнчә, бүгенге көндә бу эре предприятие югары техник-икътисади күрсәткечләргә ия, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырта, яңа һәм алдынгы технологияләрне куллануны кертә, барлык категориядәге халыкны төрле төр юнәлешләрдә ышанычлы, куркынычсыз һәм экологик яктан оптималь транспорт белән тәэмин итәргә омтыла.

Ленар Сафин көн дә армый-талмый хезмәт куйганнары өчен директор Рамил Садыйковка, предприятие коллективына һәм ветераннарына рәхмәт белдерә, юбилей датасы белән котлый һәм хезмәттә яңа уңышлар, имин юллар тели.

Автомобиль транспортын үстерүгә зур өлеш керткән предприятиенең иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International