Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 324 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 200.

Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3244 кеше килгән, 3321 пассажир киткән.

13 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар, кайбер районнарда буран, бозлавык, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән 17 метрга кадәр. Температура: 0 - -5 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International