Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләреннән 11 ай эчендә 5,3 млн тонна йөк җибәрелгән. Бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 697,6 мең тоннага яисә 18,6% артыграк.
Шулай итеп, Горький тимер юлының Казан төбәгендә ел башыннан 2,4 млн тонна цемент (2016 елның шул ук чордагы күрсәткече белән чагыштырганда 39,8% артыграк), 130,8 мең тонна төзелеш йөге (+38,2%), 125,8 мең тонна азык-төлек йөге (+20,9%), 47 мең тонна шикәр (+15,6%) һәм башкалар төялгән.