Казан-Краснозаринск-Казан шәһәр яны поездларының маршрутлары озайтылган.
6325 нче номерлы Казан-Краснозаринск поезды Казан-Волжск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (Казаннан 17.21 китә, Волжскига 19.03 килә).
6322 нче номерлы Краснозаринск-Казан поезды Волжск-Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк (Волжскидан 05.45 китә, Казанга 07.16 килә).
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны 8-937-625-04-33 телефоны аша, "Содружество" АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru, шулай ук "Пригород" мобиль кушымтасында алырга була.