Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2017 елда 40 тан артык пассажир платформалары төзекләндерелгән

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Казан төбәгендә инвестиция программасы кысаларында 40тан артык пассажир платформалары ремонтланган.

Шулай итеп, 41 пассажир платформасы япма белән, 32 – яктырту системалары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, 22 объектта агымдагы ремонт башкарылган, чүп савытлары, эскәмияләр, тукталыш пунктлары исемнәре куелган, 70тән артык куркынычсызлык билгеләре алмаштырылган.

Капиталь ремонт программасына 4 объект кертелгән: Паратск һәм Иштуган станцияләренең пассажир платформалары, 804 км т.п. касса павильоны, Шәмәрдән станциясендәге вокзал яны мәйданы. Әлеге объектларны ремонтларга 6,1 млн. сумнан артык акча юнәлтелгән.

2017 елга инвестиция программасы планы нигезендә Свияжск станциясенең түбән утрау һәм түбән яр буе пассажир платформаларын реконструкцияләү буенча эшләр башланган. Бу эш 2018 елда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International