Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 251 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 131.

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2158 кеше килгән, 2408 пассажир киткән.

18 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, кайбер районнарда томан, җил көньяк-көнчыгыштан тизлеге секундына 3-8 метр. Температура: -8 - -13 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International