Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2017 елда йөк ташуның үсеше 13% тәшкил иткән

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәгендә 2017 нче елда 5,7 млн тонна йөк ташылган, бу узган елга караганда 13% ка күбрәк. Тәүлеккә уртача 15,7 мең тонна йөк төялгән.

Төбәктә йөк ташу күләменең артуы төрле төр йөк буенча билгеләнгән. Аерым алганда, 2,5 млн тонна цемент (2016 ел күрсәткеченнән +37,8 % ), 138 мең тонна төзелеш йөге (+30,3 %), 134 мең тонна азык-төлек йөге (+17%), 56 мең тонна шикәр (+12,7 %) һәм 512 мең тонна кара металл (+9,6 %)  ташыган.

Горький тимер юлы территориясендә 2017 нче елда барлыгы 31,7 млн тонна йөк ташылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International