Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 110 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 279 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 146.

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 9 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2955 кеше килгән, 2937 пассажир киткән.

19 нчы гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, көньяк-көнчыгыштан талгын җил. Температура: -13 - -18 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International