Язгы каникул чорында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар “ФПК” АҖнең ерак араларга йөрүче поездларындагы купе вагоннарда 50% ташлама белән сәфәр кыла алалар. Билетларны Россия территориясендә йөрүче поездларга 2018 елның 23 мартыннан 1 апреленә кадәр алган очракта ташлама ясала.
Билетларга 50% ташлама белән сату башланган. Ташлама ясар өчен нигез булып шәхесне таныклаучы документ (паспорты яисә туу турында таныклык) тора.
Ташлама башка махсус тарифлар белән берлектә гамәлгә ашырылмый.
Шулай ук 146/145 нче номерлы тиз йөрешле Мәскәү-Назрань поездына да юл йөрү билетлары рәсмиләштергәндә ташлама ясалмый.