ТР Транспорт министрлыгында Татарстан территориясендә авылларда йөрүче автобус маршрутларын оештыру буенча киңәшмә узды

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында район эчендә йөрүче автобус маршрутларында пассажирлар ташу системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә республиканың 27 муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәдә чыгыш ясаучы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров регуляр автобус маршрутларын, шәһәр яны муниципаль маршрутларында регуляр ташуларны оештыруны планлаштыручы документ кабул итү кирәклеген билгеләп үтте. Шулай ук башкарма комитетларга гамәлдәге законнар нигезендә конкурс документларын әзерләргә һәм муниципаль контрактлар төзергә тәкъдим ителде.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча якын арада Татарстан Республикасының 29 муниципаль районында җайга салынган тарифлар буенча 109 шәһәр яны маршрутларында пассажирлар ташу буенча эшләр оештырырга дигән карар кабул ителде. Күрсәтелгән маршрутлар торак пунктларны район үзәкләре, шифаханә һәм поликлиникалар, мәгариф һәм социаль яклау учреждениеләре белән бәйләячәк. Программа 3 елга планлаштырылган. Фаразланган пассажирлар агымы әлеге маршрутларда елга якынча 230 мең кеше тәшкил итәчәк.

Бу максатларга финанслау 2018 елда 190 млн. сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International