Яшел Үзәннең судно төзүчеләре ТР Транспорт министрлыгында пассажир теплоходлары инновацион проектларына презентация ясадылар

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнашында Татарстанның гражданлык флотын яңарту мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә кысаларында Ренат Мистахов туристлык һәм даими линияләр өчен пассажир суднолары инновацион проектларын тәкъдир итте. Аерым алганда, Татарстанның елга юнәлешләрендә файдалану өчен проект-конструкторлык бюросы белән берлектә берничә махсус эшләнелгән судноларның проектлары тәкъдим ителде. Алар арасында елга пассажирлар таксие «Стриж» һәм экскурсияләр өчен «Пилигрим» теплоходы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖнең гражданлык суднолары төзү тәҗрибәсе зур. Үзенең эшчәнлеге вакытында предприятиедә 1500 дән артык диңгез һәм елга суднолары төзелгән, шуларның 400 - «Зеленодольское ПКБ» АҖ проектлары буенча.

Елга флотын яңарту - Россия Президентының стратегик инициативаларының берсе. Владимир Путин хөкүмәткә суднолар төзүчеләр һәм дәүләт компанияләре арасында озак срокка контрактлар төзүгә булышлык итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International