Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 63 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 234 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптән төбәк юлларында – 122.

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3345 кеше килгән, 3315 пассажир киткән.

15 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар, буран, җил көньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 7-12 метр. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International