Татарстанда язгы ташкыннарга каршы чаралар оештырылган

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда ясалма корылмаларны һәм суүткәргеч торбаларны кардан, боздан һәм пычрактан чистарту буенча чаралар оештырылды. Әлеге эшләрнең төп максаты – язгы ташулар шартларында кар суының, су басу куркынычы янаган территорияләрдә зыянны киметү өчен, каршылыксыз үтүен тәэмин итү.

Хәзерге вакытта «Главтатдортранс» ДКУ балансындагы 11708 торбаның 800 дән артыгы чистартылган һәм язгы суларны үткәрергә әзер. Ясалма корылмаларга килгәндә, 1045 күпернең 1110-ы кар суларын үткәрергә тулысынча әзер.

Моннан тыш, муниципаль районнарның администрация башлыкларына куркыныч участокларда ташуга каршы саклык чаралары үткәрергә тәкъдим ителде. Аерым алганда, ясалма корылмаларны тикшерүне һәм елга юлларын тыгылудан чистартуны оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International