Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 96 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,58 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 63,32 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3271 кеше килгән, 3788 пассажир киткән.

18 нче апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез көнбатыш районнарда яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +9 - +14 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International