Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 20 муниципальара маршрут буенча ташуларны гамәлгә ашыру хокукына таныклык алу өчен чираттагы конкурс үткәрелде

2018 елның 3 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында даими йөрүче муниципальара маршрутлар буенча ташуларны гамәлгә ашыру хокукына таныклык алу өчен ачык конкурс үткәрелде.

Конкурста түбәндәге автобус маршрутларына 20 лот уйнатылды: № 530 Зур Менгер-Олы Әтнә-Казан, № 152 Әлмәт-Бухарай-Новоспасск, № 689 Азнакай-Казан, № 640 Яр Чаллы-Ижёвка, санаторий «ИжМинВоды»-Яр Чаллы, № 564 Апас-Казан-Апас, № 567 Чирмешән-Казан, № 565 Куштово-Казан, № 529 Казан-Сөйки, № 551 Акзигитово-Казан, № 555 Мамадыш-Әкил-Казан, № 571 Кайбыч-Казан, № 572 Зур Тябердино-Казан, № 573 Хозесаново-Казан, № 576 Зур Подберезье-Казан, № 517 Казан-Молькеево, № 560 Казан-Буа-Казан, № 574 Буа-Казан- Буа, № 574 Буа-Казан һәм Казан-Буа (кузгалып китү вакыты икенче) һәм № 575 Тәтеш-Казан-Тәтеш.

Конкурста катнашуга заявкалар белән 19 конверт тапшырылган.

Конкурс комиссиясе конкурста катнашуга үткәрелгән ташучыларның заявкаларын бәяләячәк һәм конкурс документлары критерияләре нигезендә баллар бирәчәк. Конкурска кертү беркетмәсенә заявкалы конвертларны ачканнан соң 10-нчы эш көненнән соңга калмыйча кул куелырга тиеш, заявкаларны бәяләү һәм чагыштыру беркетмәсенә - заявкалы конвертларны ачканнан соң 20-нче эш көненнән соңга калмыйча. Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.

Конвертларны ачу нәтиҗәләре белән беркетмәләр министрлыкның рәсми сайтында 03.05.2018 «Юл-транспорт комплексы» бүлегендәге «Транспорт хезмәтләре күрсәтү»/ «Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс» бүлекчәсендә урнаштырылган. Конкурс нәтиҗәләре законнар нигезендә 20 эш көнендә чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International