Татарстан транспорт компаниясе Футбол буенча дөнья мемпионатында хезмәт күрсәтергә әзер

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты катнашучыларын һәм кунакларын каршы алуга әзерлек тулы куәткә бара. Бүген үз әзерлеген «Буревестник» транспорт компаниясе күрсәтте, ул өч шәһәрдә -  Казан, Екатеринбург һәм Самарада клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтү хокукын яулаган. «Казан-Арена» футбол стадионы янында Чемпионатта эшкә җигеләчәк транспорт паркы төзеп куелган иде.

Компаниянең генераль директоры Вячеслав Улитин сүзләренчә, мундиаль өчен махсус 20 уңайлы туристик класслы автобус сатып алынган. Клиент төркемнәренә өч шәһәрдә 150 транспорт чарасы хезмәт күрсәтәчәк, шул исәптән транспорт куркынычсызлыгы таләпләренә туры килә торган күп сыйдырышлы 30 автобус, 50 микроавтобус, 40 кроссовер һәм 30 җиңел машина.  Бөтен йөртүчеләр составы аккредитация үткән. Алар өчен махсус кием сатып алынган. Улитин футбол чемпионаты катнашучыларына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү югары сыйфатлы дәрәҗәдә узачак дип ышандырды. Әйтергә кирәк, күпчелек машина йөртүчеләр эре дөньякүләм масштабтагы спорт чараларында хезмәт күрсәтү тәҗрибәсенә ия – Казанда Универсиада, Сочида Олимпия уеннары, Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, Конфедерацияләр кубогы һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International