Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнарында Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия булган Алексеевск-Югары Колок автомобиль юлы буенча хәрәкәт ачылган.
Биредә хәрәкәт Актай елгасы аша күпернең авария хәлендә булганлыгы аркасында туктатылган иде. Автомобильчеләр өчен вакытлы урап узу юлы төзелгән.