«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Казанда Тимирязев урамында ремонт башланган

2018 елның 11 мае, җомга

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 нче елда Тимирязев урамының Челюскин урамыннан алып Копылов урамына кадәрге, гомуми мәйданы 6850 кв.м тәшкил иткән, өлешендә ремонт башланган. Хәзерге вакытта иске катлам асфальт салдырылган, яңа тигезләүче катлам җәелгән. Аннары яңа югары сыйфатлы асфальт-бетон җәеләчәк. Тротуарлар инде төзекләндерелгән. Шулай ук юл тамгалары төшереләчәк, юл билгеләрен урнаштыру һәм барьер коймалар кую планлаштырылган.

Урам Футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутына барып тоташа һәм  «Рубин» күнегүләр базасына, 1 нче номерлы мәктәп-интернатка, Авиатөзелеш районы социаль яклау бүлегенә, Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгенә якын урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International