«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 2018 нче елда Чистай урамыннан алып Четаев урамына кадәр участокта Бичурин урамының тротуарлары ремонтланачак. Ремонт барышында 1 500 кв.м мәйданда борт ташлары кую һәм яктырту элементларын урнаштыру планлаштырылган. Шулай ук иске катламын салдырып яңа тыгыз вак бөртекле асфальт-бетон җәеләчәк.
Бичурин урамы Яңа-Савин районында Сибгат Хәким һәм Четаев урамнары арасында урнашкан, Футбол буенча дөнья чемпионаты маршрутына барып тоташа һәм «Казан-Арена» футбол стадионына якын тора.
Рәсемдә: ремонтка кадәр Бичурин урамы участогы.