Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Ленин дамбасын ремонтлау эшләре төгәлләнде

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Казанда шәһәрнең интенсив магистрале - Ленин дамбасында  ремонтлау эшләре төгәлләнде. Юлның өске катламы полимер-битум беркеткеч кулланып вак таш-мастика асфальт-бетонына (ЩМА-20) алмаштырылган, тротуарларда борт ташларын демонтажлау һәм монтажлау, тротуарларда асфальт-бетон җәю буенча эшләр башкарылган. Шулай ук яңа култыксалы һәм металлдан барьер киртәләр корылган, шәһәр үзәге ягына таба «Яшьләр үзәге» тукталышында автобус павильоны куелган, термопластиктан горизонталь юл тамгасы төшерелгән. 27 яңа юл билгесе куясы калган. Юлчылар 9 июньгә кадәр бу эшләрне төгәлләргә планлаштыралар.

Генераль подрядчы булып, Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе «Каздорстрой» ААҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, Дамбаның озынлыгы Чистай урамыннан Меңьеллык Мәйданына кадәр 1630 метр тәшкил итә, юл һәр якка 5 полосадан тора.  Хәрәкәт ешлыгы сәгатенә 2000-2500 автомобиль тәшкил итә.

 

Рәсемдә: яңартылган Ленин дамбасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International