Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстанстат вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырышта «Казан» халыкара аэропорты» АҖ, «ЮВТ АЭРО» АҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ һәм «Мосты Республики Татарстан» ҖЧҖнең 2018 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм социаль фондларга түләүләрнең хәленә, хезмәт хакы буенча бурычлар буенча анализ ясалды. Шулай ук транспорт комплесы предприятиеләрендә производство травмалары, хезмәт шартлары һәм аны саклауның хәле, һәм бәхетсезлек очракларын киметү өчен кулланыла торган чаралар каралды.

Баланс комиссиясе утырыш барышында әлеге предприятиеләрдә табышка салым буенча түләүләрнең узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимүе һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләре алдында хезмәт хакы буенча һәм салымнар буенча кичектерелгән бурычлар булмавы билгеләнде.

Предприятиеләрнең төп проблемалары арасында ягулык-майлау материалларына бәянең ел башыннан 30% ка кадәр артуы, искергән транспорт паркы, лизинг түләүләренең булуы тора.

Предприятие җитәкчеләре 2018 ел нәтиҗәләре буенча финанс-хуҗалык эшчәнлеген яхшыртуны һәм уңай финанс нәтиҗәсе алуны планлаштырабыз дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International