Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 182 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 145 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 23 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7893 кеше килгән, 6533 пассажир киткән.

20 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез кыска вакытлы яңгыр, яшен, көньяк-көнбатыштан талгын җил, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, кайбер районнарда секундына 21-26 метрга кадәр. Температура: +23 - +28 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International