«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Казанның 11 урамында эшләр тулысынча тәмамланган

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Казанның 11 объектының юл-урам челтәрендә эшләр тулысынча тәмамланган. Петербург, Тимирязев, Сибгат Хәким, Нигъмәтуллин урамнары, Ленин дамбасы, Меңьеллык Мәйданы, Әмәт магистрале, Копылов урамы буенча җирле йөрү урыны һәм Копылов, Подлужная, Гвардейская урамнары буйлап тротуарлар яңа күренеш алган.

8 объектта өске катламны җәю тәмамланган, аерым алганда, Оренбург трактында, Павлюхин, Миль, Дементьев, Восстание, Клара Цеткин урамнарында. Биредә юлларны җиһазландыру чаралары куясы калган.

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты буенча планга кертелгән эшләрнең  59% ы башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International