Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 22 июне, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 202 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 148 рейс башкарылган, шул исәптә 26 чартер, 41 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 7646 кеше килгән, 8341 пассажир киткән.

22 нче июньдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан секундына 7-12, төнлә урыны белән 14 метрга кадәр. Температура: +21 - +26 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International