Казанда эшлекле авиация төбәк форумы утә

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Казанда эшлекле авиация төбәк форумы  эшли башлады. Чараны оештыручылар исемлегенә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Берләшкән Милли Эшлекле Авиация Ассоциациясе (БМЭАА), “Тулпар” компанияләр төркеме, “Казан” халыкара аэропорты керә.

БМЭАА башкарма директоры Анна Сережкина, төбәк форумнар үткәрү -  эшлекле авиацияне устерүенең мөһим инструменты, яңа авиакомпанияләр төзүгә чираттагы адым, яңа инфраструктуралар һәм һава суднолар паркын арртыруга китерәчәген әйтеп үтте.

“Тулпар” компанияләр төркеме директорлар Советы рәисе Азат Хаким, үзенең катнашучыларына форум Татарстанның авиация тармагының масштабларын тулы күләмдә күрергә мөмекинлек бирәчәген әйтеп үтте.

Форум 2 көн дәвам итәчәк. «Тулпар» ангар бинасында конференция уза, анда эшлекле авациянең торышы буенча сораулар карала һәм санкцияләрнең аңа йогынтысы. Шулай ук катнашучылар, массакүләм чаралар үткәрү чорында очышлар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар. “Казан” халыкара аэропорты капиталь төзү һәм эксплуатацияләү директоры Рамиль Хакимов, аэропортта эшлекле авациянең инфраструктурасын заманча үстерү проектлары  турында сөйләде. Форум кысаларында самолетлар һәм вертолетлар күргәзмәсе оештырылды, анда уникаль бортлар тәкъдим ителә. Аерым алганда, Тбилисидән Aimofemperor компанияләр төркеме эшлекле авициягә Hondajet самолеты алып кайтты, бу экспонат Россиядә икенче генә тапкыр күрсәтелә. Шулай ук форумда катнашучылар Gulfstream g650  самолетын  күрә алдылар, аның бәясе 736 миллион сум.

Рәсемдә: Gulfstream g650  самолеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International