Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 10 августы, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 120 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 187 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер һәм 28 халыкара рейслар. 5637 пассажир киткән. Татарстан башкаласына 6006 кеше килгән.

10 нчы августта республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр белән исә, урыны белән көчле, тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Температура: +19 - +24 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International