Казанда, Ометьево-Дәрвишләр бистәсе аралыгында, тимер юл аша җир өсте җәяүлеләр юлы урыны төзелеше бара

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Казанда, Ометьево-Дәрвишләр бистәсе аралыгында, тимер юл аша һәм Республика онкология диспансеры янындагы автомобиль юлы участогында булачак җир өсте җәяүлеләр юлы урыны корылмаларын монтажлау тәмамланды. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләре буенча, бу эшләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәрәҗәсен күтәрү һәм  юл һәлакәтләрен киметү кысаларында алып барыла.

Юл аша чыгу урыны - автомобиль һәм тимер юл транспортларының җәяүлеләрне бәрүдән саклый.

Эшләрнең генераль подрядчысы - “Мосты Республики Татарстан” ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International