2 сентябрьдән RusLine авиакомпаниясе Түбән Кама – Түбән Новгород – Санкт-Петербург юнәлеше буенча рейслар башкаруга керешәчәк. Очышлар җомга һәм якшәмбе көннәрендә киләсе җәдвәл буенча башкарылачак: Санкт-Петербургтан 14:40 очып китәчәк, Түбән Новгородка 16:40 сәгатьтә төшәчәк; Түбән Новгородтан 17:30 очып китәчәк, Түбән Кама шәһәренә 18:40 төшәчәк. Кире якка Түбән Камадан 19:25 очып китә, Түбән Новгородка 20:35 төшә; Түбән Новгородтан 21:25 сәгатьтә, Санкт-Петербургка 23:25 төшә. Очышлар 50 урынлы CRJ-200 самолеты белән башкарылачак.
Рейсның бер өлеше, Түбән Новгородка кадәре, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, төбәк эчендә пассажирлар ташуны субсидияләү программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Түбән Кама – Түбән Новгород участогында тариф 3 708 сум булачак.
Радик Габдрахманов рәсеме.