Казанда Курчатов урамы тулысынча ремонтланган

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында Курчатов урамы тулысынча ремонтланган. Аның озынлыгы 600 м тәшкил итә, транспорт йөри торган өлешенең киңлеге - 7 метр. 4800 кв.м мәйданда югары сыйфатлы асфальт-бетон җәелгән, борт ташлары алмаштырылган, тротуарлар ремонтланган һәм горизонталь юл тамгасы төшерелгән. Генераль подрядчы булып «Каздорстрой» ААҖ тора.

Курчатова урамы ремонт планына юлларның техник торышы һәм «Халык контроле», Бөтенроссия Халык Фронтының «Җимерек юллар картасы» дәүләт мәгълүмат системасына агломерация халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кертелгән.

Исегезгә төшерәбез, урам физик Игорь Курчатов хөрмәтенә атала. Ул Совет районы Танкодром микрорайонында урнашкан - Карбышев урамы белән кисешкән урыннан башлана һәм Латыш укчылары урамына күчеп тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International