Казанда Ломжа урамында ремонт эшләре тәмам

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 739 м озынлыктагы Ломжа урамы тулысынча ремонтланды. Ремонт барышында 15302 кв.м мәйданда яңа катлам югары сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетон җәелде, тротуарлар ремонтланды, 9 юл билгесе, борт ташлары һәм койма алмаштырылды, 2 тукталыш мәйданчыгы булдырылды, 3 тукталыш павильоны урнаштырылды һәм термопластиктан юл тамгасы төшерелде.

Эшләрнең генераль подрядчысы булып Татарстанның әйдәп баручы юл оешмаларының берсе «Каздорстрой» ҖЧҖ тора.

Исегезгә төшерәбез, Ломжа урамы Казанның Совет районында урнашкан, Нокса авышлыгы, Юлиус Фучик урамнары һәм Җиңү Проспекты белән кисешә. Биредә ветеринария клиникасы, 20 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе, 9 нчы номерлы стоматология хастаханәсе, Татарстан Республикасы каратэ милли берлеге, Казанның Дзюдо үзәге, азык-төлек кибетләре, даруханәләр, рестораннар урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International