Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 460 метр озынлыктагы Нигъмәтуллин урамы тулысынча ремонтланган. Ремонт барышында 2 830 кв.м мәйданда сыйфатлы ЩМА-15 асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәелгән, термопластиктан горизонталь тамгалар төшерелгән, 6 юл билгесе һәм 50 метр периль коймасы урнаштырылган.
Урам Яңа Савин районында Сибгат Хәким һәм Чистай урамнары арасында урнашкан, Казан авиация институтының элеккеге ректоры, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы, ТАССР Югары Советының элеккеге рәисе Рәшит Нигъмәтуллин хөрмәтенә аталган.
Эшләрнең генераль подрядчысы - «Каздорстрой» ААҖ.