Татарстанның Саба районында Мишә елгасы аша салынган күпер төзекләндерелде

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

Татарстанның Саба районында Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында Мишә елгасы аша күпер реконструкцияләнде. Яңарту 47 млн. 722 мең сумга төшкән. Автомобиль юлының 107 км урнашкан Измә авылы янындагы яңа күпернең озынлыгы 24,8 м тәшкил итә.

Иске күпер авария хәлендә булган. Теләсә нинди нормадан тыш йөкләнеш аны җимерүгә китергән булыр иде. Ә бу исә Кукмара, Балтач һәм Саба районнары арасында М7 трассасына чыгунының өзелүенә китергән булыр иде. Күперне финанслау 2017-2018 елларга бүлеп бирелгән.

Реконструкция вакытында янәшәдә вакытлыча күпер урнаштырылган, аның буенча транспорт хәрәкәте гамәлгә ашырылган. Яңа күпер үзенчәлекле булачак. Биредә елганы күпер перпендикуляр түгел, ә 45 градус почмак астында диагональ уза. Бу елга тамагын бозмас өчен экологлар таләбе.

Ремонт-төзелеш эшләре 2017 ел ахырында башланды, ә агымдагы елда күпер буенча хәрәкәт ачылды, дип хәбәр итте «Базовый проект» ҖЧҖ директоры Фәрит Ибраһимов. «Элеккеге күпер бик иске, 60 нчы елларда төзелгән. Моннан тыш, тар иде, – дип билгеләп үтте ул. - Чистарту корылмалары урнаштырылды. Күпергә эләккән тышкы су резервуарларда җыела, чистартыла һәм кире утильләштерүгә чыгарыла».

Күптән түгел генә балык хуҗалыгына килгән зыянны мөмкин кадәр киметү өчен Мишә елгасына маймычлар җибәрелгән. Бу да экологлар таләбе, чөнки күпер төзегәндә балыклар үләргә мөмкин иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International