Казанда капиталь төзекләндерүдән соң Бертуган Батталовлар урамы ачылды

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

Бүген “М-14” һәм “Урман шәһәрчеге” микрорайоннарында яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга булды – капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып, Бертуган Батталовлар урамы ачылды. Реконструкцияләүдән соң Оренбург трактыннан Белые Росы урамына кадәрге 39,2 мең кв.м мәйданлы юл дүрт полосага кадәр киңәйтелде һәм автобус хәрәкәте схемасы 3 тукталышка кадәр озынайтылды. Ачылу тантансында ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советы дерутаты, подрядчы оешма “Алексеевскдорстрой” ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиев катнаштылар.

Юл ике тапкырга кидәйтелде – бөкеләр проблемасы артта калды

Реконструкцияләү эшләре “Алексеевскдорстрой” ААҖ подрядчы оешмасы тарафыннан башкарылды. Заказчы – “Главтатдортранс” ДКУ. Эшләр комплексына 1,664 км озынлыктагы юлны 3,5-әр метрлы 4 полосага кадәр киңәйтү, ике яклап 3 м киңлектәге җәяүлеләр сукмаклары төзү, суүткәрү, канализация, газ белән тәэмин итү, элемтә һәм электр белән тәэмин итү челтәрләрен үзгәртеп салу керде.

Республикада юл тармагы быел югары нәтиҗәләр күрсәтә, дип билгеләп үтте Рөстәм Нигъмәтуллин. Бик күп эш башкарылды һәм алга таба да дәвам итәчәк. “Сезнең эшегез күренә, халык сыйфатны үзе тикшерә. Юллар буйлап көн саен миллионлаган кеше йөри. Шуңа күрә, һөнәри бәйрәмегез алдыннан сезне тәбрик итәргә һәм эшегез өчен рәхмәт әйтергә телим. Бу, чынлап та, барлык кирәкле инфраструктуралы сыйфатлы һәм киң юл”, - диде Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Казан Мэры искәрткәнчә, бу юл тәмамланганны бик күп кеше көтте – бигрәк тә “М-14” һәм “Урман шәһәрчеге” микрорайоннарында яшәүчеләр. “Юл эшчеләре көне алдыннан республикабызның иң яхшы коллективларыннан берсен Батталовлар урамында юл ачу тантансында тәбрик итү минем өчен зур мәртәбә, - диде И.Метшин. – Ел саен яңа зурлыклар алабыз, быел да 5,5 млрд сум үзләштерә алдык – бу бик зур ярдәм өчен республика җитәкчелегенә һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне белдерәм. Бүгенге көндә юлларны капиталь төзекләндерү һәм төзү буенча беренчеләр рәтендә йөрибез. Бу шәһәребезне төзекләндерүдә чагылмый калмый. Алга таба әлеге темпларны дәвам итәрбез, дип өметләнәм”. Шәһәр башлыгы подрядчы оешма хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм аларга сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтен белдерде.

ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казан Мэры Илсур Метшин сүзләреннән соң символик юл билгесе юлны ачты. Шуннан соң юл буйлап, шәһәрлеләргә юлның ачылуын белдереп, йөк техникасы колоннасы үтте.

Бертуган Батталовлар урамындагы Оренбург трактыннан Белые Росы урамына кадәрге юлны төзекләндерү өчен 397 млн сум бүлеп бирелде: узган елда – 87 млн сум, 314 млн сум – быел.

Автобус хәрәкәте схемасы 3 яңа тукталыш өстәлде

Юлны реконструкцияләү – автомобильчылар өчен генә түгел, җәмәгать транспорты пассажирлары өчен дә озак көтелгән вакыйга. Шәһәрлеләр “М-14” микрорайонына автобуслар маршрутларын озынайту мәсьәләсе белән берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Хәзер 55 номерлы “39 квартал – Ферма-2 т.м.” автобус маршруты 2,6 километрга озынайтылды. Пассажирлар уңайлылыгы өчен өч яңа тукталыш өстәлде: “Порт” сәүдә үзәге”, “Бертуган Батталовлар” һәм “Урман шәһәрчеге ТК”.

Маршрутта автобуслар саны 2 берәмлеккә артачак һәм 16 берәмлек тәшкил итәчәк. Юлларда түбән идәнле автобуслар йөриячәк.

Тантана азагында Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Илсур Метшин иң яхшы юл эшчеләренең казанышларын билгеләп үттеләр һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. ТР Министрлар кабинетының рәхмәт хатлары төягеч машинаны йөртүче Рәуф Загриевка, асфальт-бетон җәю машинасын йөртүче Рифкать Мәҗитовка, каток йөртүчесе Динар Нуретдиновка һәм юл эшчесе Дмитрий Степановка тапшырылды.

Тантанада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, “Главтатдортранс” ДКУ директоры һ.б. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International