Пассажирларны автобус белән ташу лицензияләнә

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында урнашкан автовокзаллар һәм автостанцияләрнең операторлары белән киңәшмә узды.

Министрлыкның транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров автовокзаллар һәм автостанцияләр җитәкчеләренә "Россия Федерациясенең аерым закон актларына пассажирларны һәм башка затларны автобус белән ташу эшчәнлеген лицензияләү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" 386-ФЗ номерлы Федераль законның төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, пассажирларга хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән транспорт инфраструктурасы объектларын тикшерү өлешендә закон тарафыннан үзгәрешләр кертелгән. Автовокзаллар, автостанцияләр һәм тукталыш пунктлары аларны эксплуатацияләү барышында тикшереләчәк, төп максат - законнарда мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен контрольдә тоту. Күрсәтелгән тикшерүләр Ространснадзор тарафыннан гамәлгә ашырылачак.

Шулай ук киңәшмәдә муниципалитетлар арасында пассажирлар йөртүне оештырганда министрлык һәм автовокзаллар арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International