Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан һәм Бөгелмәдән Усинск шәһәренә рейслар ача

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе дәүләт тарафыннан төбәк авиарейсларын субсидияләү кысаларында Казан һәм Бөгелмәдән Усинск шәһәренә (Коми Республикасы) рейслар үтәүгә кереште.  Очулар CRJ-200 самолетында пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Маршрутлар дәүләт тарафыннан региональ авиарейсларны субсидияләү программасы кысаларында ачылган.

Казан-Усинск маршруты буенча очу вакыты якынча 2 сәгать дәвам итәчәк. Авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru) сатып алынган очракта бер якка авиабилет бәясе 2 590 сум тәшкил итәчәк.

Бөгелмә-Усинск маршруты вакыт буенча 2 сәгать 10 минут дәвам итәчәк. Авиабилет бәясе бер якка 5 730 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International