Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышы узды

2019 елның 12 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында республиканың икътисад, финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге ДБУ, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкилләре катнашында чираттагы баланс комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта «Фривей» ҖЧҖ, «Нижнекамское ПАТП-1» ҖЧҖ, «Нижнекамское ПАТП» ҖЧҖ, Яр Чаллы шәһәре «Электротранспорт» МУП, «Евроасфальт Групп» АҖ, «А100Р» ҖЧҖнең 2018 ел һәм 2019 елның 1 кварталында финанс-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм социаль фондларга түләү буенча торышы, хезмәт хакы буенча кичектерелгән бурычлары анализланды. Шулай ук әлеге предприятиеләрдә производство травматизмының, хезмәт шартлары һәм аны саклауның торышы һәм бәхетсезлек очракларын киметү өчен кулланыла торган чаралар каралды.

Баланс комиссиясе утырышы барышында билгеләп үтелгәнчә, барлык предприятиеләрдә минималь хезмәт хакы 12 000 сумнан артып китә, бу билгеләнгән законнарга туры килә. Предприятиеләрнең хезмәткәрләр алдында хезмәт хакы буенча бурычлары юк.

Әлеге предприятие җитәкчеләренең сүзләренә караганда, төп проблемалар арасында ягулык-майлау материалларына бәя арту, машина йөртүчеләр составының алмашынып торуы, лизинг түләүләре булу тора.

2019 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләр финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләрен яхшыртырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International