20 апрельдән Әлмәт районында Әлмәт-Лениногорск автомобиль юлының участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районында 20 апрельдән 30 октябрьгә кадәр Әлмәт-Лениногорск автомобиль юлының 16,3 чакрымнан 21 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

Машина йөртүчеләргә федераль әһәмияттәге Казан-Оренбург һәм төбәк әһәмиятендәге Әлмәт-Иске Шөгер, Лениногорск-Азнакай автомобиль юллары тәкъдим ителә. Кирәкле юл билгеләре урнаштырылган әйләнеч хәрәкәтне оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International