14 апрельдән Казан - Йошкар-Ола - Казан маршруты буенча шәһәр яны поездлары яңадан йөри башлады

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

«Содружество» пассажир компаниясе җәйге хәрәкәт графигына күчә. Пассажирлар агымы арту сәбәпле, 14 апрельдән Казан - Йошкар-Ола - Казан юнәлешендәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү тәртибе яңадан торгызылды:

- 14 апрельдән 13 октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6383 нче номерлы Казан - Йошкар-Ола поезды. Казан станциясеннән 15.10 кузгалып китә, Йошкар-Ола станциясенә 18.30 сәгатьтә килә;

- 14 апрельдән 13 октябрьгә кадәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 6453 нче номерлы Йошкар-Ола - Табашино поезды. Йошкар-Ола станциясеннән 18.50 кузгалып китә, Табашино станциясенә 20.14 килә;

- 15 апрельдән 14 октябрьгә кадәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 6452 нче номерлы Табашино - Йошкар-Ола поезды. Табашино станциясеннән 05.01 кузгалып китә, Йошкар-Ола станциясенә 06.35 килә;

- 15 апрельдән 14 октябрьгә кадәр шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 6382 нче номерлы Йошкар-Ола - Казан поезды. Йошкар-Ола станциясеннән 07.46 кузгалып китә, Казан станциясенә 11.05 килә.

 Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International