Ленар Сафин «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII Илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларны кабул итүгә әзерлеген бәяләү өчен транспорт инфраструктурасы объектларын карап чыкты

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Казан-1 тимер юл вокзалында, шәһәр яны вокзалында һәм «Казан» халыкара аэропортында булды. Ул аларның «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)»  VII Милли чемпионаты финалында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итүгә әзерлеген бәяләде. Милли чемпионатта катнашучыларның килү һәм китү пунктлары буенча йөреп чыгуда Казанның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Горький тимер юлының Казан территориаль идарәсе буенча башлыгы урынбасары Александр Черемнов, «Казан» халыкара аэропорты» ААҖ генераль директоры Алексей Старостин, «Содружество» ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе генераль директоры Азат Әхмәтшин катнашты.

Ленар Сафин фикеренчә, тулаем алганда, транспорт инфраструктурасының барлык объектлары да ил чемпионатында катнашучылар һәм кунакларны каршы алырга әзер. Ул якын арада төзәтелергә тиешле территорияләрнең төзеклеге, эстетик торышы һәм объектларның тышкы кыяфәте буенча кисәтүләр ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International