Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2019 елның 24 мае, җомга

Идел елгасында су биеклеге, алдагы тәүлекләр белән чагыштырганда, 17 см га арткан һәм 50,70 м билгесендә теркәлгән, Кама елгасында - 63,42 м, 1 см га арткан.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 144 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган.

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 24 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4973 кеше килгән, 4930 пассажир киткән.

24 нче майда республикада болытлы һава торышы көтелә, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен. Көндез явым-төшемсез. Көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка күчүче талгын җил, төнлә һәм иртән урыны белән көчле, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр. Температура: 11-16 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International