Бүген 6709 нчы номерлы Аэропорт – Казан шәһәр яны поезды үзгәргән җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.
Аэропорт станциясеннән поезд 17.30 (гамәлдәге җәдвәлдән 15 минутка соңрак) кузгалачак, Столбищи 17.35-17.36, Юбилейная 17.38-17.39, Комбинат 17.42-17.43, Каенлык 17.45-17.46, Вахитов 17.52-17.53. Казан станциясенә 17.58 килә.
«Содружество» шәһәр яны компаниясе шәһәр яны поездларының җәдвәле белән игътибар белән танышуны сорый. Үзгәрешләр турында вокзалларда һәм тукталыш пунктларында, тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында (https://sodruzhestvoppk.ru) һәм «Пригород» мобиль кушымтасында белергә була.